Иркутскиның татар зиратында бер таш фоторәсеме

"Ангараның буйларында Өркет дигән кала бар" дигән мәкәләдә мондый таш фоторәсеме бар:

Иркутскиның татар зиратында бер таш фоторәсеме

Укып карарга маташтым, әммә барысын аңлый алмыйм.

Ошбу кабердә дәфен Биби Нәгзия (?) Гыйззатулла (?) кызы. Вафат 1925-нче елда 21 июльнең ..

Берәрегез укып хаталарымны төзәтә алмас микән?

Галимебез Миркасыйм Госманов "Каурый каләм эзенндән" дигән китабынның бер битендә Ерак Себердә татар зиратларында шундый агач кәүсәсенә охшаткан кабер ташларын булуын яза.

Кормыш өязендә карлы буран. 1913 ел

Кормыш өязендә карлы буран. 1913 ел

Карлы буран
Кормыш өязе Петряксы карьясендә 17-нче апрельдә гәҗәеб каты карлы буран булды, бер вершокга якын кар төшде. Шул кадәр салын булды, хәттә кыш көнендәдә мондый салын булмады. Сафаҗай карьясе берлән Петряксы арасында бер туңыб үлгән Петряксы кешесе табылды. Ул бер Даниял исемле фәкыйрь әдәм булган. Бу котлы буран бөтен өй түбәләрен очырды. Хәттә күб йирләрдә төгермәнләр һәләк булды.


“Кояш”, 1913 ел, 6 май, №114
  • kirgap

Омскида мәгънәсез ихтилаф. 1913 ел.

Омскида мәгънәсез ихтилаф
Омски Сибирия шәһәрләре арасында яңа гына төзелә башлаган булыб, мәгъмүр сәүдә вә тиҗәрәт җәһәтендән Сибириянең “Москвасы” диеб аталадыр. Чөнки башка Себер шәһәрләре тимер юлындан , яхуд тимер юлы булса параход юлындан мәхрүм булган хәлдә Омскида тимер юлы илә берәбер пароход юлы да бар. Бу үткән сәнә ахырында салынган “Төмән” тимер юлы шәһәрнең игътибарыны тагын күтәрәдер. Шәһәрнең зур кантурлары, иген машиналары, акмай сәүдәсе һәммәсе диярлек чит милләтләр күбрәге нимесләр кулындадыр. Әммә ярым-йорты җыелган татарларның бәгъзеләре тире кеби нәрсәләр белән сәүдә иткәләсәләре дә гомумән диярлек фрукта подвалчылардыр.
Мондан элек, Омскиның йирле ярымлы татарлары бер җәмгыять төзеб мәктәб салу тәртибле укыту кертү өчен җыелышканлар. Фәкать шул җыелышдан ук ике партиягә бүленеб киткәнләр. Татарларның үз тарафындан салынган мәсҗедләре булмыйча хөкүмәтнең кыргыз-кайсаклар өчен дия салдырган җәмигә мәсҗеде (сабурный мәсҗед) бар. Җәмгыять төзүчеләр, ахыр бер көн бу мәсҗед кыргызларга калачак, бинаи Галия безнең мәктәб дә аларга калыр дия, салыначак мәктәбне аерым бер йиргә салу фикерендә булыб, бәгъзеләре шул мәсҗед йортына салмакчы булганлар.
Бу соңгы фиркә ахыр бер көнне мәсҗед йортына зур итдереб 15-20 меңгә төшеб мәктәб сала. Тегеләр исә, җәмгыятьләренең устафын хөкүмәтдән тәсдикъ итдереб, үзләренә бина сатыб алыб мәсҗед вә мәктәб итеб икенче мәхәллә исме илә аерылалар. Татарның табигатендә булган кеби бу җәмгыять башда бик кызулык берлә эшкә керешеб мулла сайларга вә мөгаллим өзләргә керешкәнләр. Нихаять Петропавеллы Нияз-Мөхәммәд Сөләйманофны мулла итеб алганнар. Мөгаллимлеккә исә Казанның мәдрәсәи Мөхәммәдия талибәсендән берәүсе чакыртылган. Шулай итеб җәмгыять эшкә керешкән. Ләкин бу озак дәвам итмичә әүвәлге гәйрәтләр берлекләр һәммәсе берәм берәм сүнәргә башлаб җәмгыятьнең хәле көндән көн кирегә йөз тота башлый. Бердән байлар һәммәсе теге мәхәлләдә калыб бу җәмгыятьдә бер бай Гариф Мәннафоф кына булыб аңарга бер җәмгыятьне күтәреб бару агыр килә, икенчедән җәмгыятьнең рәисе дә шәхси бер сәбәбләр илә җәмгыятьне ташлаб китә. Шул вакыйгалар илә берәбер Нияз Мөхәммәд хәзрәт дә бу мәхәлләдән (сабурный мәсҗедкә) күчәргә сораб вә ул мәхәлләдә приговор җыеб, губернаторга гариза бирә. Фәкать мәктәб кенә әүвәлге вәҗүден югалтмый бара. Теге мәхәлләдә исә байтак кына кыргызлар булдыкындан алар Нияз Мөхәммәдне теләмичә үзләре эчендән имам кую садидендә йөри башлыйлар. Икенче мәхәллә халкы да икегә аерыла: бер фиркә Нияз хәзрәтне чыгару тарафында булыб приговор җыеб губернторга гариза җирә, икенче фиркә исә без монда үземез китердек, үз мәхәлләмездә калсын диеб үзләре җыелышыб мөрәҗәгать итәләр. Менә шулай итеб Омскиның бер уч мөселманлары бер имам мәсәләсендә дүрт фиркәгә аерыла. Эшләр губернатор, Сенатка китә. Менә инде 5-6 ел үтде, әле һаман һич берсенә җавап килмичә шул хәлдә бер берсе берлән сугышыб яталар. Нияз Мөхәммәд хәзрәт мукыт уларак ике мәхәлләнең имамы булыб, бер җомганы бер мәхәлләдә икенчесен икенче мәхәлләдә укытыб йөри. Башка шәһәрләрдә һәм имам вакыйгалары булгалаб торсада Омскиның һич бер йирдә күренмәгән гаҗәеб бер хосусыяте бар. Ул да исә ике мәхәлләле Омскида һәр елны өч йирдә таравих, өч йирдә Гаед укыла.
Рамазан аенда таравихны Нияз хәзрәт икенче мәхәлләдә укытдыкындан, беренче мәхәлләдә шунда булган мөгаллим укыта. Фәкать кыргызлар аларга өеб укумадыкларындан үзләренең сайлаб куйган бер кешеләренә өяләрдә бер мәсҗеднең эчендә, бер почмакда татар, бер почмакда кыргызлар ике таравих укыйлар. Гаеддә исә һакзә Нияз хәзрәт икенче мәхәлләдә булдыкындан кыргызлар мөгаллимгә өймиләр. Бер мәхәллә мөселманлары Гаедне губернатор әмере илә чиратлашыб укыйлар. Рамазан Гаедене кыргызлар элек укыган булсалар, Корбан Гаедене татарлар әүвәл укыб, алардан соң шулук урында кыргызлар укыйлар. Соңгы елда кыргызлар вә татарларның бер кысме, имам итеб вафат булган мулланың углы Солтан мәхдүмне билгеләгән вә приговор да җыеб маташкан булсалар да, татарларының бер кысме аны да яратмый, әүвәл эшләре дә һаман вөҗүдкә килми тора. Беренче мәртәбәләр ике мәхәлләне бергә кушарга җыелыб йөргән булсалар да нәтиҗә чыкмаган. Хәттә үткән сәнә июль аенда далага (сахрага) бетен татарны җыеб чыгарыб сөйләшмәкче булганлар. Ләкин анда чыккач, кымыз өчеб, сугышыб кына кайтканлар вә шундан соң җыелганлары һәм юк. Уку исә беренче мәхәллә мәктәбендә әүвәлдә һәм булмаган кеби хәзердә шул ярым ысул җәдид ярым кадим хәлендә бара. Фәкать икенче мәхәллә мәктәбендә генә бер соңгы 912-913 уку вакытына кадәр яхшы гына тәртибле барган булса да, мөгаллим талашуга чыдый алмыйча мәктәбне ташлаб китдекләрендән бу кыш өчен, алар да казак эчендә торган, үзләренең бәгъзе аңлыйларынча әйткәндә “табылдыкны” мөгаллим итеб алганлар.
Инде җәмгыять дә тизендә сүнәр төсле тоела. Татарлар, балалары укыган өчен акча бирергә өйрәнмәгәндән ярдәмләре бик аз. Бинаи Галия җәмгыять фәкатьМәнәфоф аркасында йөри. Мәктәбкә һәм татарлар үзләре “Мәнафоф мәктәбе” диеб исем биргәнләр. Мәктәбкә баласын китергәндә углымны “Мәнаф” бушка укытса укытсын, укытмаса акча түләмим диеб киләләр.
Җәмгыятьнең 910 сәнәнең атчуты 911 елның май ахырларында чыккан иде. Инде 911 елның хисабы 912 елның декабрендә генә дөньяга чыкды. Вә шундан җәмгыятьнең нинди эшлекле, елдан ел кирегә китдеге күренеб тора.
Менә шулай итеб Омскида зарардан башка бер нәтиҗәсе булмаган, һич берәү өчен кирәкмәгән оятлы ихтилаф дәвам итә.
Мөхбир


Collapse )
Сибирия сибирские татары

Сибириягә һиҗрәт хакында. “Кояш” газетасы, 1913 ел

Сибириягә һиҗрәт хакында
....
Безнең мөселманлар өчен Сибириягә яңа йиргә күченүнең икенче уңайсыз җәһәтләре бар. Бердән Сибириягә күченүчеләр безнең мөселманлар арасындан бик сирәк чыгалар, хәттә юк дисәк тә ярыйдыр. Шунлыкдан күченеб барган мөселман яңа йирдә мөселман авыллары таба алмаячак. Рус авылларының (яңа йирдә авыл булыб, утырган рус мөһәҗирләре бар) мөселман мөһәҗирләргә үз кырларындан йир бирүләре шикле. Бирсәләр дә бер мөселман гаиләсенә ерак Сибириядә бер рус авылында тору бик җайсыз булачак. Берничә мөселман мөһәҗирләре илән дә мөселманның үзләре өчен генә мәсҗед һәм балалары өчен мәктәб салу яки мөгаллим китереб тота алулары бик шикле. Болар булмаганда ул мөһәҗирләр яңа йирдә бик уңгайсызланачаклар, хәттә күб йиргәдә кул сөлтәб кайту дәрәҗәсенә йитәшәчәкләр. Менә шуның өчен дә яңа йирдә урнашу өчен мөселман крестиянга йорт салырлык, игенләрен чәчеб калдырырлык һәм яңа ашлыклар өлгергәнче ашаб торырлык акчасы булу гына йитмидер. Шунлык хәлләре булган мөселман крестиянлар яңа йиргә күчәргә теләсәләр анда баргач , кечкенә генә булса да бер мөселман авылы булыб утырырлык кадәр үзләренә ибдәшләр табарга тиешледерләр.
Шулай иткәндә алар яңа йирдә җыелышыб мәсҗед һәм мәктәб сала һәм мулла вә мөгаллим китерә алачаклар.
Яңа йиргә ничек күченү хакда киләчәкдә язармыз.


“Кояш” газетасы, 1913 ел, №92

Collapse )

Иркутскида яшьләр җәмгыяте. Китапханә ачу турында. Шәфигуллинның ярдәме. 1907 ел.

Иркутскида яшьләр җәмгыяте.  Китапханә ачу турында. Шәфигуллинның ярдәме. 1907 ел.

Иркутскида яшьләр җәмгыяте
14-нче гыйнварда кич сәгать 5-дә яшьләр махсус җәмгыять улыб җәмгыять исә сәгать унбергә кадәре дәвам итде. Мәҗлес гаять тыныч улыб төрле тарафлан яхшы гына әсәрле нотыклар сөйләде.
Бу көнге яшьләремезнең наданлыклары сәбәпле күбрәк вакытларда төрле бозык урынларда үткәрдекләрен муллахза ителеб һәр кемгә килеб вакыт уздырырга махсус урынлар улса ихтимал бу эшләрнең азаюы диеб бер көрәтхәнә ачарга карар вирделәр. Көрәәтхәнәнең тәртиб вә башка эшләрен карар өчен йиде кешедән мөркиб бер камисия төгыин иделде. Соңра бу эшне шәһәрмезнең мөгтәбәр байларындан Шәйхулла хаҗи Шәфигуллин җәнәбләредә бик мәгкүл күреб көрәтхәнәгә кирәк улан гәзитә вә журналлар һәм башка китаплар улсын җәмгысен үз өстенә аларак һәм дә матди ярдәмдә улуын бәян итде. Көрәтханә бу көндә гайре рәсми улыб ачылачак улса да Шәфигуллин җәнәбләре губернатордан рөхсәт алуга үз өстенә илтизам итдукендән ИншАллаһ тиз көндән рәсми сүрәтдә улачакдыр.


“Казан мөхбире” 1907 ел, №211

Письмо в газету "Әл-Ислах" (1908 год № 51) из Сергачского уезда

Текст несколько большеват, чтобы я его из-за своей природной лени стал его набрать. Но кто-то другой может прочтет и разместит текст.

Отмечу пару мест:
- Егерме ел мөкдим Кормыш өязендәге Фатих хәзрәт мәдрәсендән башка мәктәб дия идәрлек бер нәрсә юк иде.
- прочитал слово "Мишәрстан" :)) (подчеркнул двумя крассными линиями)

Письмо в газету из Сергачского уезда

Collapse )

Сергач өязендә Пичә авылында кайбер муллаларның начар холыклары турында. 1909 ел.

Сергач өязендә Пичә авылында кайбер муллаларның начар холыклары турында. 1909 ел.

Нижни губернасында Сергач өязендә Пичә нам карьядә дүрт мәсҗедемез улыб йиде имамымыз бар. Шул имамлар арасындан беренче вә өченче мәхәлләдә карт муллаларымыз берлән яшь муллаларымыз базарлы урыс авылындан эчеб исереб кайталар.
Бәгъзе вакытда трактирда плавилыр кыйнылар дисәктә һич актыра дегел шул исереп кайтдыгы вакытларында җомга һәм укыталар.
Җәмагатемез һич тел озатмыйлар. Сәбәбе ни дисәңез? Бәгъзесенең әтисе ишан хәзрәт булган, бәгъзесе ачлык елны ашлык бирәдер һәмдә бер мәҗлесдә бергәләшеб эчәләр. Һәм җәмәгәтемездә һәр көн исерек хосуса җомга көнне исереб кайталар җомга вакытында бәгъзесе хатынны берлә, бәгъзесе күршесе берлә низаглашыб яталар!
Мәзкүр имамларымыз кем хатынын талак кыйла һәм кемдә никах була диеп көтеп тормакдалар. Кая балалар укыту, кая бер җүнле вәгазь?
Гатаулла Баһаутдиноф

“Әл-Ислах” 1909 ел, 57 номер.

Фронтка һәм илебезгә икмәкне күбрәк бирик. 1942 ел

Фронтка һәм илебезгә икмәкне күбрәк бирик. 1942 ел

Будем работать в поле так, как сражаются с фашистским зверьем наши советские воины!
Роберт Сайфуллин
Татгосиздат, Казань; 1942 год

Плакаты военного времени на языках народов России и СНГ : https://www.kommersant.ru/projects/posters9may#id=slide07
  • kirgap

Письмо об отсуствии школ для мусульманских девочек в Сибири. 1908 год.

Письмо об отсуствии школ для мусульманских девочек в Сибири. 1908 год.

Сибириядән
Һәр төрле халык гәзитә битләрендә үзләренең хәҗәтләрне языб халыкка аңлатдыгларыны беренче елдан бирле гәзитәләрдә укыйдыр идем. Шул арада безнең кыз-хатын гыйлемендән дә безне кайгыртучы ханымлар, яхшы яхшы мәкәләләр языб, гыйлем вә тәрбиягә мохтаҗ улдыкымызны вә иң кирәксенеб тәрбия ителергә, әүвәл кызлар булырга тиешлелекне халыкка бик ачык итеб күрсәтделәр. Мин бу мәкәләләрне бик кәефләнеб, күңелләнеб, хозурлана, хозурлана укысамда, бер нәрсә минем кәефне бозадыр иде. Ул да безнең Сибирия ханымларының һич бер тавышсыз тынсыз ятулары һәм дә Сибириядә бер йирдәдә кызлар мәктәбе таисис иделдеге ишетелмәведер. Мин үзем бик матурлаб яза белмәгәнгә күрә, тукта берәр ханым мәйданга атлыб хәлемездән бераз шикаять итмәзме диб көтсәм дә ахрысы бушка булды. Бу көнгә кадәр кыз-хатын голәмендән, берәү дә язучы булмады.
Абтырагач кулга каләм тотыб үзем бер нәрсә языйм дия, шул мәкәләмне язарга керешдем.
Безнең Сибириянең рәтлерәк гомүмә һәр йирендә диярлек ирләр өчен мәктәбләр бар. Бу мәктәбләрдә яхшы гына Казан, Оренбург кеби йирләрдән чакырылыб мөгәллимләр балаларны күркәм тәрбия иделенәдер.
Һәм гәзитләрдә һәр вакыт мәктәбләрнең әхвәлендән язылыб, халыкны төргыйб иделеб торыйладыр.
Әммә кызлар мәктәбе тугрысында бер сүз улсын язылганы улмаганы кеби бер дәнә улсын билә мәктәб юкдыр.
Сибириянең Омски, Томски, Петропавел, Екатеринбург кеби мәшһүр йирләрендә ни кадәр ирләр мәктәбе улдыгы хәлдә кызлар өчен бер мәктәб юк. Әлбәттә ирләрнең шул ук дыр укытулувына тырышкач, кыз-хатын өчендә бераз гына тырышу кирәк иде. Бу тугрыда Сибириянең, мәктәб мөрбиләренә никадәр үпкәләсәк, Сибириянең мөгәллимләренә дә шул укдыр үпкәлисе киләдер.
Мөгәллимләр укыган кеше улгандан соң, безнең наданлыгымызне белә торганлардыр. Һәм безнең үз үземезне кайгыртырлык дәрәҗәгә килмәгәнемезен дә беләләр. Шулай булгач алар бу тугрыдда бераз ярдәм идешеб, ләакыл мәзкүр бөек шәһәрләрдә берәр кызлар мәктәбе булдырырга тиешле иде.
Сибирия мөселманларының болай кыз-хатынларны укытуга игътибарсыз торулары, һич кем тарафындан гафу иделмәзлек бер эшдер. Эштә мин бөтен Сибирия ханымлары тарафындан үтенәмен, бәлки сорыймын, бу сәнәдә дә безләрне ярты йорты дамашни образуваниә илә калдырмаенча без кызлар өчен дә мәктәбләр салыңыз .. мөгәллимәләр китереңез..
Кызларны укытмаенчә, ирләрне укытыб гына тәраккый итә алмавыңызне хәтерләреңездән чыкармаңыз.
“Сибирияле Өммегөлсем”

“Әл-Ислах” газетасы (Казан), 1908 ел, 36 сан.

На эту же тему письмо в газету "Сибирия" 1912 года: Об отсутствии школы для девочек-мусульманок в Омске.